Коронавирусның иң куркыныч тәэсире аталды
Коронавирусның иң куркыныч тәэсире аталды
Covid-19 коронавирусыннан соң иң еш була торган куркыныч нәтиҗәсе билгеле. Бу — артериаль кан басымының күтәрелүе. Бу хакта табиб иммунолог-аллерголог Владимир Болибок сөйләде.
«Минем күзәтүләремнән күренгәнчә, коронавирустан терелгән бик күп пациентларда бөтен организм буенча кан тамырларының эластиклыгы кимү аркасында артериаль кан басымын арттыру тенденциясе бар», - дип аңлатты белгеч.
Болибок сүзләренчә, вирус кешенең кан тамырлары системасы торышына тәэсир итә. Моннан тыш, коронавирусның тагын нинди органга йогынты ясавын фаразлап булмый.
Фото: pixabay.com/
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-12-2020/koronavirusny-i-kurkynych-t-esire-ataldy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев