Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Коронавирусның иң беренче симптомнарын ачыкладылар

Күңел болгану еш кына респиратор симптомнарга кадәр барлыкка килә, диде табиблар.

АКШтагы Майо клиникасы табиблары коронавирусның респиратор авырулары симпомнарына кадәр булган билгеләре турында сөйләделәр. «COVID-19 аркасында ашказаны-эчәк симптомнары, шул исәптән аппетит югалу, күңел болгану, косу һәм диарея булырга мөмкин», — диелә белгечләр хәбәрендә.

Табиблар әйтүенчә, бу инфекциянең иң киң таралган билгеләре түгел һәм алар бер генә көн дәвам итә ала. Диарея һәм күңел болгану еш кына респиратор симптомнарга кадәр барлыкка килә, диде табиблар.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/29-12-2020/koronavirusny-i-berenche-simptomnaryn-achykladylar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев