Кинәт кенә баш әйләнүнең сәбәпләре
Ни гаҗәп, дөрес булмаган тешләм безнең тышкы кыяфәтебезгә генә түгел, ә организмның эчке механизмнарына да тәэсир итә икән.
Тешләм (прикус) проблемалары бөтен дөньяда киң таралган. Дөрес булмаган тешләм ашказаны-эчәк трактына һәм хәтта башыбызга да тәэсир итә ала. «Кайбер мускулларның тонуста, ә башкаларының иркен булуы аркасында вестибуляр аппаратның эше бозыла», – дип билгеләп үтте Козлова.
Дөрес сайланмаган күзлек
Баш әйләнүнең бер сәбәбе без кигән күзлектә булырга мөмкин. Пациентлар еш кына күзлекне табибларга мөрәҗәгать итмичә сатып алалар. Бу очракта аккомодация процессы бозыла (организмның тышкы шартлар үзгәрүенә җайлашуы). Алга таба бу безнең сәламәтлек торышына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Дөрес күзлекне офтальмолог күрсәтмәсе белән генә алырга кирәк.
Умыртка арасындагы бүсер
Баш әйләнүнең ачык булмаган сәбәбе умыртка арасындагы бүсер булырга мөмкин. Бүсер кече ми һәм баш мие баганасын туендыручы умыртка артериясенә басым ясый. «Кан белән тәэмин итү бозылганда, баш әйләнү кебек симптом барлыкка килә», – диде кардиолог.
Анемия
Тимер һәм В12 витамины җитмәү сәбәпле, кешеләр анемия белән авырырга мөмкин, бу очракта баш мие күзәнәкләре кислород белән тулысынча тәэмин ителми, кислородка кытлык барлыкка килә һәм баш әйләнү барлыкка килә.
Дару
«Бик күп дарулар баш әйләнүенә китерергә мөмкин. Баш әйләнүгә сәбәп булып, ешрак антибактериаль дарулар һәм ялкынсынуга каршы препаратлар тора», – дип сөйләде табиб. Ул шулай ук даруларны табиб киңәшеннән соң гына кулланырга яраганын кисәтә. Шулай ук баш әйләнү нерв системасы ягыннан да, психологик аспект ягыннан да куркынычрак авыруның билгесе булырга мөмкин. Баш әйләнүнең сәбәбен аңлар өчен, табибтан ярдәм сорарга кирәк.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев