Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Хастаханәләрдә профилактика чаралары кабат үткәрелә башлады

Бу хакта “Хезмәткә дан” редакциясенә Татарстан территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Әлмәт шәһәрендәге филиалыннан хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2022 елның 22 февралендәге 449нчы приказы нигезендә, 2022 елның 24 февраленнән башлап, Татарстан Республикасы медицина оешмаларында профилактика чаралары, санитария-эпидемияләргә каршы режим таләпләре үтәлеп, яңадан оештырыла һәм үткәрелә башлады, шул исәптән:

- 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдән тыш, өлкән яшьтәге халыкның билгеләнгән төркемнәренә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация;

- 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдән тыш, гражданнарны өлкән яшьтәгеләр өчен сәламәтлек үзәкләрендә комплекслы тикшерү;

- яңа коронавирус инфекциясе кичергән гражданнарга тирәнтен диспансеризация, моңа яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатмаган яисә кимендә алты айдан артык вакыт эчендә әлеге авыру белән авырган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр керми;

- авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны Татарстан Республикасының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре автотранспорты белән яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү һәм яңа коронавирус инфекциясе кичергән гражданнарга тирәнтен диспансеризация уздыру урыннарына алып бару. Моңа яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатмаган яисә кимендә соңгы алты айдан артык вакыт эчендә әлеге авыру белән авырган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр керми;

- стационар учреждениеләрдәге ятим балаларга һәм тормышта авыр хәлдә калган балаларга диспансеризация, ятим балаларга һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга диспансеризация. Шул исәптән уллыкка (кызлыкка), опекага (попечительлеккә), тәрбиягә алынган яки патронат гаиләгә алынган балаларга;

- балигъ булмаганнарга профилактик медицина тикшерүләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев