Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кешеләр яшьли үлүнең еш очрый торган сәбәбе нинди?

Кан басымы югары булса, йөрәк эшчәнлеге бозыла.

Кан басымы югары булу яшь килеш үлү ихтималын арттыра. Бу турыда 2нче Сугыш ветераннары госпиталенең кардиология бүлеге җитәкчесе Сергей Иванов «Говорит Москва» радиосына интервьюда сөйләгән.

Аның сүзләренчә, кан басымы югары булу кешенең бик әһәмиятле органнары тискәре йогынты ясый. Беренче чиратта баш мие, йөрәк һәм бөерләргә зыян килә. Бу исә башка проблемалар китереп чыгара. Гипертония авыруы хәтта кешенең акыл сәләтенә дә йогынты ясарга һәм киметергә мөмкин.

Хроник йөрәк авырулары башлануның беренче сәбәбе дә гипертония була, чөнки йөрәктә морфологик үзгәрешләр барлыкка килә, аннары бу органның насос функциясе бозыла.

Сәламәтлекне сакламаган очракта, авыру яшьтән үк барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә табиб, диелә РИА Новости хәбәрендә. 

Фото: /pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев