Кемнәр яман шешкә ныграк бирешә?
Аларны биш төргә бүләргә мөмкин.
Табиб-онколог Юлия Вахабова белдерүенчә, яман шеш авыруларына бирешүчән кешеләрне биш төргә бүлергә мөмкин.
Өлкән яшьтәге кешеләр. Чир бигрәк тә олы яшьтәгеләрне сагалый. 50дән соң ир-атлар һәм хатын-кызларның организмында җенси гормоннарның азрак эшләп чыгарылуына бәйле үзгәрешләр башлана. Бу исә, ялкынсынулар ихтималын арттырып (ә аларның яман шешкә этәргеч бирүе бар), иммунитетка тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә 50дән узганнарга чирне вакытында ачыклау өчен даими тикшеренеп торырга кирәк.
Тәмәке тартучылар. Тартучыларның үпкәсендә яман шеш барлыкка килү куркынычы тартмаучыларныкы белән чагыштырганда җиде тапкыр артыграк.
Нәселдән килү. Гадәттә гаиләдә бер үк төрле ракның берничә очрагы кабатлана.
Агу, радиация тәэсиренә дучар булучы кешеләр. Зарарлы производстволарда эшләүчеләргә сулыш органнарын, тән тиресен сакларга, диспансеризацияләр үткәрергә кирәк.
Вируслы инфекция йоктырган кешеләр. Кайбер вируслар: В һәм С гепатиты, шулай ук ВПЧ (кеше папилломасы вирусы), Эпштейн-барр вирусы яман шеш куркынычын көчәйтә.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев