Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Канда яман шеш булуын аңлата торган өч яшерен билге

Шуларның берсен генә үзегездә сизсәгез дә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Табиблар сүзләренчә, канда яман шеш булуын кеше үзе абайламый калырга да мөмкин. Аның билгеләрен башка авырулар белән бутап, кеше канында онкология булуын аңламавы ихтимал.

Төнлә тирләү канда яман шеш булуын аңлатырга мөмкин. Лимфома вакытында бу симптом еш күзәтелә.

Тән кычытса, гадәттә, аны кешеләр җитди кабул итми, тире коры дип саный. Тик кайсыбер вакытта моның яман шеш билгесе булуы бар.

Онкологиянең тагын бер яшерен билгесе — аз гына ризык ашагач та туклык хисе барлыкка килә, сул якта кабырга астында дискомфорт — эч күперү, шешенү була, кайчакта авыртулар да барлыкка килә, диелә бу хәбәрдә.

Фото:  pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/25-12-2020/kanda-yaman-shesh-buluyn-a-lata-torgan-ch-yasheren-bilge-5795192

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев