Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Гинекологлар йөкле хатынның гаиләсенә ковидка каршы прививка ясатырга киңәш итте

Татарстанда хәзерге вакытта «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган 22 көмәнле хатын-кыз исәпләнә.

Бала көтүче хатын-кызны яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктырудан саклау өчен, аның гаиләсенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә прививка ясатырга кирәк.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы, Казандагы 7нче хастаханәнең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Хатын-кыз гел өендә генә утырган һәм урамга чыкмаган очракта да, гаилә әгъзалары инфекцияне таратучы булачак. Мин әти-әни булырга җыенган барлык кешеләрне прививка ясатырга чакырам», – дип искәртте спикер.

Йөкле һәм күкрәк сөтен имезүче хатын-кызларга «Спутник V» прививкасын ясатырга ярамый.

Республика табиблары йөкле хатын-кызларда коронавирусның бик авыр формаларына юлыккан. Аларның сүзләренчә, бала көтүче хатыннарга вирус тиз йога һәм ул бик куркыныч.

«Ана булырга җыенган хатын-кызларга һичшиксез коронавируска каршы прививка ясатырга кирәк», – дип киңәш итте Казан дәүләт медицина университетының акушерлык һәм гинекология профессоры, медицина фәннәре докторы Рушания Габидуллина.

Татарстанның баш акушер-гинекологы сүзләренчә, республикада ОРВИ йоктырган – 275, коронавирус инфекциясе эләктергән 22 хатын-кыз табиблар күзәтүендә. Тугыз гүзәл зат хастаханәгә озатылган.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/16-03-2021/ginekologlar-k-m-nle-hatynny-gail-sen-kovidka-karshy-privivka-yasatyrga-ki-sh-itte-5813062

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев