Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Депрессия

Көз көне еш кына кәеф булмый, йокы килә, пассивлык сизелә. Бу халәт һәр бишенче кешедә күзәтелә .Сәбәпләре берничә булырга мөмкин.

Беренчесе – аз яктылык

Көз көне караңгы, юеш һәм салкын. Кояш яктысы җитмәү исә биоритмда үзгәрешләр китереп чыгара икән. Организм күп еллар дәвамында кояш чыгышы һәм баешына җайлашып яшәгән. Аннары электрны уйлап тапкач, тормыш ритмы үзгәргән, ә организм шул ук калган. Менә ни өчен урамда караңгылануга, организм йокларга әзерләнә. Шуңа күрә көзге депрессияне җиңүдә беренче адым – ультрашәмәхә яктылыкны арттыру. Урамга да сериал беткәч түгел, кояш яктысы барында чыгу яхшырак. Иртә белән иртәрәк тор, ә кич озаклап утырма. Көндез тәрәзәләрне томалама. Урамга чыгып йөри алмасаң, балконга булса да чык.

 

Икенчесе – төсләр ярлылыгы

Кәеф төшүнең тагын бер сәбәбе – тирә-яктагы сорылык. Шагыйрьләр тасвирлаган «алтын көз», «кызгылт-сары урманнар» ике-өч атнадан арыга бармый шул. Бертөслелек күзгә ташлана. Җәй көне безнең күзләр, баш мие тулаем тышкы әйләнә-тирә хозурында кинәнсә, хәзер исә алар эчке кичерешләр тозагына эләгә. Бу хәлдән качу өчен үзеңне җете төсләр белән чолгап алырга кирәк. Кызгылт-сары башлык кәефеңне күтәрер.

 

Өченчесе – аз активлык

Көз күңел ачуларга да бер дә җайлы чор түгел әле. Салкын, юеш көннәрдә кайда, нишләп йөрмәк кирәк? Күңел күтәренкелеге булмаса, организм сүлпәнләнә. Гел йокы килә, бер нәрсә эшлисе килми. Кайбер гүзәл затлар үз-үзләрен дә карамый башлыйлар. Нигә эпиляция ясарга, аяклар барыбер колготки йә чалбар эчендә бит, янәсе. Шапкадан йөргәч, чәчне ясату да кирәкми, җил-яңгыр бар матурлыкны юкка чыгара, имеш. Әмма физик активлык депрессияне җиңә барыбер. Бию студиясенә язылып, берьюлы өч куянның койрыгын тотарсың: буш вакыт проблемасын хәл итәсең, кәефең күтәрелә, үзең дә матур күренәсең.  

 

Дүртенчесе – аз ашау

Мидә аерым бер матдә – әйбәт эмоцияләр өчен җавап бирүче серотанин җитмәсә дә кәеф начар була. Ә ул углеводлардан синтезлана. Шуңа күрә бер плитка шоколад ашап кую. Апатияне һәм хроник аруны җиңү өчен В12 витамины да кирәк организмга. Ул иттә, балыкта була.  Йодалы тоз да организмга кирәк. Җәй көне атнага бер карбыз ашап та тамагың туйса, хәзер майлырак, туклылырак азыклар кирәк. Организм җылыга, димәк, өстәмә калорияләргә мохтаҗ. Кыскасы, көзен диетага утыру – начар идея.

 

 Депрессиядәме, түгелме икәнеңне менә бу тест аша белеп була.

 

1. Ашыйсың килми.

 

2. Гел йокыга тарта.

 

3. Көн саен елыйсың килеп тора.

 

4. Үзеңне бәхетсез, булдыксыз, пешмәгән кеше дип исәплисең.

 

5. Элек шатландырган әйберләргә дә сөенмисең.

Шушы дүрт билге сиңа туры килә икән, димәк, синдә депрессия. Бу халәт айдан артык дәвам итсә, психологка күренергә кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/depressiya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев