Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Үбешү белән гастрит авыруы арасында нинди бәйлелек бар?

Гади генә үбешү гастрит авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда «Россия 1» каналы эфирында «О самом главном» тапшыруында табиб Александр Мясников сөйләде.

Гастрит – бактериаль авыру. Зарарлы микроорганизмнар үбешкән вакытта бик җиңел генә авыру кешедән сәламәт кешегә күчә.

Мясников сүзләренчә, гастрит белән авыручы кеше белән бик якын аралашу да авыру килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә шәхси гигиена кагыйдәләрен истә чыгармаска кирәк.

Гастритны профилактикалау өчен сәламәт туклану кирәк, даими рәвештә беренче ризыклар ашагыз. Сыйфатлы ашлар ашказаны-эчәклек тракты органнары эшчәнлеген яхшырта, гастритны профилактикалый.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев