Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Баулыларга киңәшләр

Россиядә йөрәк-кан тамыры авырулары, үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып, үлүчеләр санының 55 проценттан артыгын тәшкил итә. Бу статистика борчу уята һәм авыруларга китерә торган факторларны анализларга этәрә. Бу уңайдан район үзәк хастаханәсенең югары категорияле кардиологы һәм терапевты Наилә Вәлиевага аңлатмалар сорап мөрәҗәгать иттек.

– Наилә Мөҗәһитовна,  ни өчен йөрәк-кан тамыры авыруларын профилактикалау мөһим?
– Сүземне ерактан башлыйм әле. Борынгы Кытай табиблары табибларны өч төркемгә бүлгән: профилактика белән шөгыльләнүчеләргә, авыру билгеләрен дәвалаучыларга һәм азган авыру билгеләре белән көрәшүчеләргә. Бу классификация бүгенге көндә дә актуаль, чөнки нәкъ менә профилактика йөрәк-кан тамыры авырулары үсешен сизелерлек киметергә мөмкин. Әгәр элегрәк авыру билгеләрен дәвалауга игътибар юнәлтелгән булса, хәзерге медицина авыруларны булдырмау кирәклегенә басым ясый.
Белгечләр игътибар итә торган төп сәбәпләрнең берсе – бу авыруларның хәвеф факторлары һәм профилактикасы турында белемнәр җитмәү. Күп кешеләр, кызганычка каршы, сәламәтлек белән бәйле җитди проблемаларны булдырмый калу юлларын белмиләр.
– Хәвеф факторларына йогынты ясап буламы?
– Хәзерге заман тикшеренүләре күрсәткәнчә, хәвеф факторларын шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп була: модификацияләнүче һәм модификацияләнми торган. Икенче факторлар – җенес, яшь һәм нәселдәнлек. Мәсәлән, ир-атларда йөрәк-кан тамыры авырулары ешрак була. Статистика буенча, аларда бу авыру хатын-кызларга караганда 10 елга иртәрәк барлыкка килә. Яшь барган саен бу хәл үзгәрә, һәм 55 яшьтән соң ике җенес өчен дә авыру куркынычы тигез була. Нәселдәнлек тә зур роль уйный: ата-аналарда йөрәк-кан тамыры авырулары булу балаларда, бигрәк тә авырулар яшьтән үк барлыкка килсә, йөрәк-кан тамыры авырулары үсеше куркынычын ике тапкырга арттыра.
Ә модификацияләнә торган хәвеф факторларына йогынты ясарга, сәламәтлегебезне сизелерлек шактый яхшыртырга була. Шундый факторларның берсе  – холестерин күләме. Ул югары булса, йөрәк-кан тамыры авырулары ихтималы арта. Әгәр холестерин күләме 10 процентка кимесә, ишемия авыруы куркынычы 40 яшькә кадәрге кешеләрдә 50 процентка кимергә мөмкин. Шуңа күрә холестерин күләмен даими контрольдә тотарга кирәк.
Тәмәке тарту  – тагын бер мөһим фактор. Тәмәке тартучы кешеләрдә йөрәк-кан тамыры авырулары куркынычы тәмәке тартмаучыларга караганда 2-3 тапкырга югарырак. Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк: тәмәке аз күләмдә дә сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Пассив тәмәке тарту шулай ук зыян китерә, тәмәке тартучының якыннарының авыру куркынычын арттыра.
Шулай ук тикшеренүләр күрсәткәнчә, алкогольне чиктән тыш күп кулланучыларда йөрәк-кан тамыры авырулары куркынычы бер ярым тапкырга арта. Аерым алганда, гипертония авыруы очракларының 20 процентка якыны алкогольгә бәйлелектән килеп чыга.
Физик активлык турында да онытмаска кирәк. Аз хәрәкәтләнү хәзерге заманның бер проблемасына әверелә бара. Физик йөкләнеш җитмәү стрессның артуына һәм организмның чыдамлыгы кимүгә китерә. Галимнәр әйтүенчә, кешегә атнага 3-4 тапкыр яртышар сәгать кенә булса  да физик активлык кирәк. Хәтта гади генә йөрү дә, йөрәк-кан тамыры авырулары куркынычын киметеп, сәламәтлеккә сизелерлек йогынты ясарга мөмкин.
Симерү – тагын бер фактор, ул йөрәк-кан тамыры авырулары белән тыгыз бәйләнгән. Һәр 4,5 килограмм артык авырлык кан басымын 4,5 миллиметрга күтәрергә мөмкин. Бу ир-атларга да, 50 яшькә кадәрге хатын-кызларга да кагыла. Симерү нәтиҗәсендә авырулар куркынычы 2-2,5 тапкырга арта. Моннан тыш, симерү еш кына югары кан басымы, шикәр, холестерин һәм сидек кислотасы күләме белән бәйле. Ягъни симерү белән бик күп башка тискәре факторлар янәшә йөри.
Шулай ук сәламәтлеккә суның катылыгы да йогынты ясый. Безнең төбәктә су шактый каты, шуңа күрә күп кешеләр фильтр куя һәм чишмә суын куллана, бу бик тә яхшы. Рациондагы тоз микъдарын да исәпкә алу мөһим. Кайбер таулы урыннарда кешеләр тозны бик аз кулланалар һәм, нәтиҗәдә, тоз күп микъдарда кулланыла торган регионнар белән чагыштырганда, югары кан басымыннан сирәгрәк интегәләр. Тоз куллану нормасы көненә 3,5 грамм тәшкил итә, бу бер чәй кашыгыннан да кимрәк. Моңа омтылырга кирәк, чөнки безнең күбебез ризыкны артык тозлый.
– Ягъни туклану шулай ук йөрәк-кан тамыры авыруларын профилактикалауда мөһим роль уйный?  
– Әйе, әлбәттә. Тоз куллану минималь булган Урта диңгез диетасы бар. Мәсәлән, Япониядә яшәүчеләр йөрәк-кан тамыры авыруларыннан сирәгрәк интегә, бу шулай ук аларның рационы белән бәйле. Безнең заманча туклану еш кына фастфуд, ярымфабрикатлар һәм консервантлы майлы ризыктан тора. Ә бу исә йөрәк-кан тамыры авырулары куркынычын арттыра. Бу азык-төлектә булган трансмайлар, шикәр һәм натрий организмга тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә кеше организмына артык калорияләр генә түгел, ә симерү, диабет һәм гипертония кебек төрле авырулар үсешенә китерә торган матдәләр дә керә. Моннан тыш, мондый диета еш кына кирәкле витаминнар һәм минераллар кытлыгына китерә, бу иммун системасын көчсезләндерергә һәм сәламәтлекнең гомуми торышын начарайтырга мөмкин.
Кешегә ризык салынган тәлинкәне урталай бүлеп күз алдына китерергә кирәк. Аның яртысы җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән торырга тиеш (аларның башка ризыкларга караганда күбрәк булуы зарур), ә рационның калган өлешендә ак ит (тавык, күркә яки  карт булмаган сыер ите), диңгез балыгы, майлы булмаган сөт продуктлары һәм үсемлек майлары, шулай ук кара ярмалар булсын. Урта диңгез диетасына хас туклану принципларын үтәү ябыгу өчен генә түгел, йөрәк-кан тамыры авыруларын профилактикалау өчен дә файдалы.
Эш көненең озынлыгы да сизелерлек роль уйный. Мәсәлән, ике сменада эшләүче кешеләр чиктән тыш арыйлар, ә бу исә авырулар куркынычын арттырырга мөмкин. Моннан тыш, стресс, сугыш яки кризис шартларында аеруча, авыруларның артуына китерә. Хроник стресс кешеләрне көчсезләндерә һәм гомуми сәламәтлек торышына йогынты ясый. Тыныч һәм тотрыклы мохит, киресенчә, кешегә үзен яхшы хис итәргә булыша.  
Сәламәтлек торышында шәхес үзенчәлек дә сизелерлек роль уйный. Кешеләр үзләренең характерлары белән төрле: агрессив, көнчел, комсыз яки дан яратучан кешеләр бар, депрессиягә һәм күңел төшенкелегенә бирелүчеләр дә бар. Мондый тискәре сыйфатлар авырулар куркынычын арттыра. Библия һәм Коръәндә кеше ия булырга тиешле сыйфатлар сурәтләнгән, алар – игелеклелек, ярдәмчеллек, көнләшмәү һәм гайбәт сөйләмәү. Оптимизм һәм тормышка уңай мөнәсәбәт кәефне яхшыртырга һәм озын гомерле булырга ярдәм итә. Көнләшмәүче, кешеләргә яхшылык кына теләүче, нурлы йөзле, тыныч күңелле, гади генә нәрсәгә дә сөенә белүче, озын гомерле әбиләр – моның ачык мисал. Киресенчә, амбицияле һәм матди уңышка омтылучы кешеләр хроник стресс кичерергә мөмкин, бу ахыр чиктә сәламәтлек белән проблемаларга китерә.
– Кайчагында күп кешеләр үзләренең нинди хәлдә икәнлекләрен белмиләр, икенче төрле әйткәндә, аларны бернәрсә дә борчымый. Бу очракта, әйтик, артериаль кан басымын профилактикалау һәм контрольдә тоту өчен нинди конкрет киңәшләр бирә аласыз? 
– Кеше үзен сәламәт хис итсә дә, даими диспансеризация бик мөһим булып кала бирә. Еш кына пациент хастаханәгә үзенең сәламәт булуына тулысынча ышанып килә һәм аның, мәсәлән, кан басымы яки холестерин күләме шактый югары икәнлеге билгеле була. Бу исә куркыныч факторларны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә һәм җитди авыруларны булдырмый калырга мөмкин.
Статистика буенча, гипертония авыруы халыкның 60 процентка якынына кагыла, шул ук вакытта кешеләрнең 50 проценты гына үз хәлен белә, 25 проценты медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә һәм 12,5 проценты гына дөрес дәвалана. Гипертония белән авыручыларның 10 проценты инсульт яки инфаркттан интегә. Медикаментоз булмаган дәвалау ысуллары: авырлыкны киметү, тозны аз күләмдә куллану һәм Урта диңгез диетасын үтәү, физик активлык кан басымын сизелерлек киметергә мөмкин.

Автор фотосурәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев