Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыларга диспансеризация хакында искәртәләр

Районда covid-19 авыруы сизелерлек кимүгә карамастан, бер атна эчендә вируслы авыру йоктыруның алты очрагы ачыкланган, халыкка вакцинация, шулай ук диспансерлаштыру турында искәртәләр.

– Безнең районда диспансеризация үткән 6000 кеше арасында 12 баулылыда яман шеш авыруы ачыкланды, – дип хәбәр итте редакциягә Баулы үзәк район хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев. – Коронавирус авыруы кимеде: бер атна элек без covid-19 авыруы булган 19 пациентны ачыкладык, ә узган атнада алты кешедә әлеге авыру ачыкланды.

Алексеев ассызыклаганча, ковид белән – авыручы алты кешенең өчесе-60 яшьтән өлкәнрәкләр. Авыруларны башлангыч стадияләрдә ачыклау өчен профилактик медицина тикшерүләре үтәргә һәм диспансеризация узарга кирәк, дип билгеләп үтте табиб.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев