Баулыда вакцина ясатучылар кимегән
Баулы районы коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату буенча Татарстанда 16нчы урында тора.
Коллектив иммунитет барлыкка килсен өчен, районда 16273 кеше прививка ясатырга тиеш. Аларның 10273е – шәһәрлеләр, 6000е – авыл халкы. Район үзәк хастаханәсе баш табибы сүзләренә караганда, 19 августка 8561 кеше (3541е – авыл кешеләре, 5020се – шәһәрлеләр) прививка ясаткан, бу – планның 52,6 проценты. Вакцинация узган баулыларның 2016 сы – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Узган атнада 345 кеше прививка ясаткан.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә хастаханәдә барлык төр вакцина да бар: Гам-КОВИД-Вак (Спутник V), Спутник Лайт, ЭпиВакКорона һәм КовиВак.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев