Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Баулыда диспансеризация узмаучылар да бар

Диспансеризация профилактик медицина тикшеренүен һәм өстәмә тикшеренү ысулларын үз эченә алган чаралар комплексыннан гыйбарәт. Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Азат Гайсин “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә диспансеризация шартлары, аны узу турында җентекләп сөйләде.

Профилактик медицина тикшеренүе һәм диспансеризация нәрсә ул? Алар нәрсә белән аерыла?

– 18 яшьтән үткәрелә торган профилактик медицина тикшеренүе – хроник авыруларны һәм аның үсеш факторларын иртә стадиядә үк ачыклауга юнәлдерелгән төп тикшеренү. Аны 18 яше тулган бар кеше уза. Диспансеризация – профилактик медицина тикшеренүенә караганда киңрәк чара. Аны өч елга бер тапкыр үткәрәләр, ә 40 яшьтән башлап, ел саен узарга кирәк. 2025 елда 18, 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39 яшьлекләр диспансеризация узарга тиеш. Кабатлап әйтәм, 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләр өчен диспансеризация – өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен – ел саен.

– Диспансеризация нәрсәдән башлана?

Диспансеризация антропометриядән башлана, ягъни гәүдә авырлыгы индексын билгеләү өчен, буй һәм авырлыкны, бил әйләнәсен үлчиләр. Аннары анкеталаштыру, электрокардиография үткәрелә, кандагы шикәр, холестерин һәм башкалар тикшерелә. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча кыскача профилактик консультация уздырыла: чирләр башланмасын һәм аларның үсеше куркынычын киметер өчен, табиб нинди тормыш рәвеше белән яшәргә кирәклеген аңлата.

– Диспансеризация ни өчен уздырыла?

– Диспансеризация авырулар һәм алар үсеше факторларын иртә стадиядә ачыклауга юнәлдерелгән. Мәсәлән, әгәр кешедә симерү бар икән яки ул тәмәке тартса, төрле авырулар үсеше куркынычы факторы була. Диспансеризация вакытында еш кына яман шеш, йөрәк-кан тамырлары системасы, үпкә, эндокрин системасы авырулары ачыклана, нәкъ менә шушы авырулар кешенең иртә үлеменә китерергә мөмкин.

Баулы районында ничә кеше диспансеризация узарга тиеш, ничә кеше инде үтте?

– Баулы районында 2025 елга план – 11 924 кеше. Бүгенге көндә аларның 6266сы диспансеризацияне тулысынча узды. Бу – планның 52 проценты. Ә профилактик медицина тикшеренүен 674 кеше үтте, план – 1 355.

Диспансеризация белән бәйле проблемалар бармы?

– Проблемалар бар. Диспансеризацияне шул бер үк кешеләр уза. Кызганычка каршы, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән һәм диспансеризация узмаган кешеләр бар. Бигрәк тә бу – 40 тан 60 яшькә кадәрге ир-атлар, аларның әле хастаханәгә килергә сәбәпләре юк кебек. Ләкин нәкъ менә шул яшьтәге кешеләрдә беренчел авырулар аза да инде. Шул исәптән, онкология, артериаль гипертензия. Авыру аза башлагач, кызганычка каршы, дәвалау авыррак. Мәсәлән, өченче, дүртенче стадия яман шеш авыруларын.

– Бу хакта тулырак сөйләгез әле, диспансеризация вакытында яман шешне ачыклый торган нинди тикшеренүләр үткәрелә?

– Диспансеризация вакытында ир-атларга да, хатын-кызларга да юан эчәклек һәм туры эчәклек яман шешен ачыклауга юнәлтелгән скрининг үткәрелә: яшерен канга тизәкне тикшерү һәм ике елга бер тапкыр иммунохимик сыйфатлы яки микъдари ысул белән тикшерү, ул нечкә яки юан эчәклектә проблемалар булуын күрсәтә. Аннары колоноскопия билгеләнә, ул эчәклек стенасын визуальләштерә. Шулай итеп, яман шеш авыруларын иртә стадияләрдә ачыкларга һәм дәваларга мөмкин. Ир-атларның яман шеш скринингларына шулай ук простат-специфик антигенга (ПСА) анализ керә. Мондый анализ ярдәмендә простата бизе яман шешен иртә стадияләрдә ачыкларга, ир-ат авыру билгеләрен тойганчы ук дәваларга була.

Хатын-кызлар аналык муентыгы яман шешен ачыкларга ярдәм итә торган скрининг узалар: фельдшер (акушерка) яки акушер-гинеколог табиб каравы, аналык муентыгыннан мазок алу, аналык муентыгыннан алынган мазокны цитологик тикшерү. Шулай ук, сөт бизләрендә яман шешне ачыклау өчен, маммография-скрининг узалар: ике елга бер тапкыр ике сөт бизен дә ике проекциядә тикшерәләр, рентгенограммалар ике тапкыр укыла. Шулай ук, яман шеш скрингы кысаларында, флюорография да каралган. Аның ярдәмендә үпкә яман шеше һәм иртә стадияләрдә туберкулёз ачыкланырга мөмкин.

  • Баулыда диспансеризация узу өчен, кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Диспансеризация узу уңайлы булсын өчен, район үзәк хастаханәсе поликлиникасында медицина профилактикасы кабинеты эшли, ул – 104нче кабинет. Анда алдан язылмыйча да барып була, диспансеризация шуннан башлана. Биредә анкета тутырырга була, рөхсәт алалар, ЭКГ үткәрәләр һәм анализларга язулар бирәләр. Диспансеризацияне үзегезнең участок табибы аша да узарга була. Авылларда яшәүчеләргә килгәндә, барлык ФАПларда да диспансеризация узу мөмкинлеге бар. Аларда барлык анализлар алына, ЭКГ һәм башка тикшеренүләр үткәрелә.

– Начар йөри яки бөтенләй йөри алмый торган кешеләр диспансеризацияне ничек уза?

– Проблема юк. Безнең мобиль бригадалар бар, алар, участокларга барып, үзләре хастаханәгә бара алмаучы, йөри алмаучы кешеләрне тикшерәләр.

2025 елда диспансеризация узуда яңалыклар бармы?

2025 елдан диспансеризация вакытында С гепатитына тикшеренү үткәрелә, хроник гепатит белән авыручы пациентлар ачыклана һәм дәвалануга җибәрелә. Быелдан башлап, репродуктив яшьтәге кешеләргә диспансеризация үткәрелә. Кызганычка каршы, бала таба алмаган парлар бик күп. Репродуктив диспансеризация шулай ук анкета тутырудан, җенси юл белән күчә торган авыруларны тикшерүдән башлана, алар бала табуны һәм ата-ана булу сәләтен киметә. Ир-атларда сперма сыйфаты – спермограмма тикшерелә.

– Азат Сөнәгатович, Баулы районы халкына нинди теләкләрегез бар?

Әгәр сез медицина учреждениесенә ике елдан артык бармаган һәм диспансеризация узмаган булсагыз, аны үтәргә киңәш итәм. Бу бигрәк тә 40-60 яшьлек кешеләргә кагыла. Нәкъ менә шул яшьтә беренче тапкыр төрле хроник авырулар ачыклана. Бар кешенең дә сәламәт булуын, вакытында диспансеризация узуын телим. Без һәрвакыт сәламәтлек сагында торабыз!

ФОТО: ИНДИРА СӘЙФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев