Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Балалар ковид белән ничә яшьтә ешрак авырый?

Коронавирус белән күбесенчә бер яшькә кадәрге, җиде яшьтән олырак балалар һәм үсмерләр авырый, дип искәртте Александр Горелов.

Бер яшькә кадәрге, җиде яшьтән олырак балалар һәм үсмерләр коронавирус инфекциясе белән ешрак авырый.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов «Россия-24» телеканалы эфирында шулай дип белдерде.

Белгеч хәбәр иткәнчә, Россиядә коронавирус йоктыру очракларының 11 проценты шулар өлешенә туры килә.

«Ковид белән күбесенчә бер яшькә кадәрге, җиде яшьтән олырак балалар һәм үсмерләр авырый», — дип искәртте ул.

Горелов балаларның 70 процент очракта коронавирус инфекциясен олылардан йоктыруын әйтте.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/11-11-2021/belgech-balalarny-nich-yasht-kovid-bel-n-eshrak-chirl-ve-hakynda-a-latty-5842890

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев