Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Шигърият

Баулылар республика проектына кушыла

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап, Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы проекты игълан ителде. Шул уңайдан Баулы районында төрле чаралар үткәрелә.

Проектка Татар Томбарлысы авыл китапханәсе дә кушылган: балалар өчен «Без Тукай оныклары» дип исемләнгән әдәби клуб оештырылган. Аның беренче чарасы буларак, авыл балалар бакчасында «Тылсымлы сәхифәләр» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелгән.

Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова балаларны Габдулла Тукайның матур әкият китаплары белән таныштырган, «Су анасы» әкиятен кычкырып укыган, әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәргән.

Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев