2026 елда мөселманнар өчен изге Рамазан ае 18 февральдә кояш баегач башлана, уразаның беренче көне 19 февральгә туры килә.
Ураза 29 көн буе дәвам итә һәм 19 мартта тәмамлана, шуннан соң 20 мартта мөселманнар Татарстанда Ураза бәйрәме билгеләп үтелә.
Баулы районы мөхтәсибәте мәгълүматларына караганда, шәһәр мәчетләрендә ифтарлар көн аралаш булачак. Аларның беренчесе “Өмет” мәчетендә башланып китәчәк. Аннары “Гали” мәчетендә. Ифтарлар шул тәртиптә оештырылачак. Мәчетләрдә тәрәвих намазлары укылачак. Мәчетләргә йөрер өчен махсус автобуслар йөртүне дә оештырырга исәп бар.
Фото нейросеть ярдәмендә ясалган
Нет комментариев