Болгарның Ак мәчетендә традицион Мәүлид ән-Нәби үтте
Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
15 сентябрьдә Шәһре Болгарның Ак мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби үтте. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Ак мәчеттә узучы тантанага дин кардәшләрне, остазлар һәм шәкертләр, имам-мөхтәсибләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләрен җыйды.
Барлык катнашучыларны Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көне билгеләп үтелүче мөбарәк ай – Мәүлид белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тәбрикләп узды. Ул үзенең чыгышында Мәүлидне үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр «Мәүлид» касыйдәсен башкару торды. Аны рәсми чыгышлардан соң Татарстанның танылган артистлары Марсель Вәгыйзев, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Габдуллатыйпов, Ранис Габбасов һәм «Саф» иҗат төркеме башкарды.
Җәлил хәзрәт Фазлыев билгеләп үткәнчә, татарларда касыйдә башкару традициясе һәрвакыт булган. Билгеле булганча, Марсель Вәгыйзев һәм аның иҗат төркеме башкара торган касыйдәнең тексты госманлы авторы Әүлия Чәләбидән алынган һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев тарафыннан эшкәртелгән. Әсәр беренче тапкыр 2022 елда Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсендә яңгырады.
Мәүлид тәмамланганнан соң, Илфар хәзрәт Хәсәнов дога кылды.
Быел һиҗри календарь буенча мәртәбәле айларның берсе – Рабигыль-әүвәл ае 3 сентябрьдә кояш баеганнан соң башланды һәм ул 3 октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу ай – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган ай.
Фото: dumrt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев