Баулылар Ураза бәйрәмен билгеләп үтә
Кызылъяр мәчете имамы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза бәйрәме уңаеннан сәламнәрен җиткерде, матур вәгазьләр сөйләде, авылдашларын бәйрәм белән котлады.
Ураза гаетенә килүчеләрне Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов та сәламләде.

Мәгъдәнур хәзрәт Асылгәрәев, Тәлгать хәзрәт Хафизов, Тәлгать хәзрәт Идиятуллин чыгышлары да тәэсирле булды. Аннары мөселманнар бәйрәм намазы укыдылар.
Фото: Ленир Дәүләтшин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев