Баулыда “китап туе” булды
Баулының үзәк китапханәсендә якташыбыз Римма Яруллинаның “Авылым шәҗәрәсе” диеп исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Чарага, автор үзе әйтмешли, “китап туена” аның республиканың төрле почмакларыннан иҗатташ дуслары, авылдашлары, туганнары килде.
Римма Яруллинаның “Авылым шәҗәрәсе” китабы Яңа Чүте авылы кешеләренә багышланган. Автор анда һәр гаиләнең өч- дүрт нәсел буыны тарихын тасвирлап язган.

– Китапның язылу тарихын күп тапкыр сөйләдем, ул шаярып тотынган әйбер иде, – дип сөйләде китап авторы Римма Яруллина. – Менә шулай китап итеп чыгарырга насыйп булды, шөкер. Бүген “китап туен” – презентациясен уздырабыз. Китапны авылыбыз турында язасым килеп, бик теләп яздым. Китабымның ике сүзе дә язылмаган иде “Авылым шәҗәрәсе” дигән исеме бар иде инде.
Китапның дөнья күрүенә авторның авылдашлары аеруча шат. Һәр укучы анда үзенең нәселе, авылдашлары хакында укып сөенгән, китапның сыйфатлы, мәгълүматка бай икәнен ассызыклап үттеләр.
– Китапны кулга алгач та, һәр кешенең үз гаиләсе турында беләсе килә бит. Безнең Габидуллиннар, Галимҗан, Габделәхәт бабай нәселе. Безне шундый матур итеп тасвирлаган Римма апа. Безнең әби- бабайларны, әти- әниләрне – берсен дә читтә калдырмаган, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Гайсә Габидуллин.
– Чынлап та, күптән көтелгән китап чыкты. Бүген тәкъдир итү кичәсенә җыелдык. Китап чынлап та бик эчтәлекле, теле бик бай. Әлбәттә, мондый эшне һәр кеше башкара алмый, чөнки ул шигъри формада язылган, – дип сөйләде Фәйрүзә Әхәтова. – Моның өчен тел байлыгы, бик күп материал тупларга кирәк. Бик тәфсилләп язган. Күп кеше үзе өчен күп нәрсәне ачты. Кайберәүләр хәтта, каян белде икән диеп аптырагандыр. Бу китап тулы түгел. Беренче өлешендә минем әни ягыннан шәҗәрә ачылды. Үзем өчен яңа мәгълүмат алдым. Әтием ягыннан да нәселне тасвирлаган, югары оч, үзем үскән йорт турында булган икенче өлеш китапны көтәм.
Китап тәкъдир итү кичәсендә бик күп матур сүзләр, фикерләр әйтелде. Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Нет комментариев