Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Рухи дөнья

Баулы районы үзешчәннәре елата да, көлдерә дә

Татар Томбарлысы авыл мәдәният йортының «Тамаша» театр төркеме «Театр язы» район фестиваленә Гөлшат Мөхәммәтшинаның “Гафу итә алсаң әгәр...” әсәрен сәхнәләштергән.

Томбарлылар, былтыр Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасы белән тамашачылар күңелен яулаганнар һәм "Театр язы" район фестивалендә беренче урын алганнар иде. Быел да күләмле әсәргә алынырга батырчылык иткәннәр һәм сынатмадылар. "Гафу итә алсаң әгәр..." драмасының премьерасын Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан авылдашларына тәкъдим иттеләр. Спектакль кичә Кызылъяр мәдәният йортында да күрсәтелде.

Сәхнәгә куючы режиссёр – мәдәният йорты директоры,  театр төркеме җитәкчесе Айгөл Нәүрүзбаева. Рольләрне төрле һөнәр ияләре – Раушания Фәершина, Эльвира Әхмәтҗанова, Айгөл Нәүрүзбаева, Илмира Минәҗева, Рәйсә Миңнегулова, Лилия Абделхакова – башкарды, оператор – Альбина Идиятуллина.

Үзешчән артистлар тамашачыларга төрле буын вәкилләренең үзара аңлашу, хөрмәт-ихтирам юлларын эзләү кебек мәңгелек теманы җиткерделәр. Спекталь эчтәлеге буенча, төрле буыннарның дөньяга төрле карашта булуы нәтиҗәсендә киеренке хәлләр килеп туа, фаҗигаләр була.

"Бу спектальне сайлавыбыз аның һәр заманда да көнүзәк булган гаилә темасына багышлануына да, актёрлар составына да бәйле булды. Әсәрне укып чыгу белән, кызларымны рольләрдә күз алдына китерә башладым, – ди Айгөл Нәүрүзбаева. – Спектакльдә уйнаучы кызларга зур рәхмәт, кырык эшләрен кырык якка ташлап йөриләр репетициягә". 

Үзешчән артистларның һәрберсенә үз роле туры килеп торды, һәрберсе үз героеның кичерешләрен йөрәге аша үткәреп уйнады. Шуңа да тамашачылар спектакльне бик җылы кабул иттеләр: еладылар да, көлделәр дә, ә ахырда алкышларга күмделәр, рәхмәт әйттеләр.

"Сез "Гафу итә алсаң..." спектакле белән бүгенге көн кадагына туры килә торган темаларны ачтыгыз, монда әниләр һәм балалар мөнәсәбәтләре дә, мошенниклар темасы да булды. Шуңа күрә зур рәхмәт сезгә, иҗатыгыз гөрләп барсын. Бик зур эш башкарылган, күпме сүз ятланган – без сезгә бик сокланабыз", – дип мөрәҗәгать итте үзешчән артистларга Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин.

Һәрвакыттагыча, Томбарлы җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева үзешчән артистлар белән янәшәдә булды, спектакль тәмамлангач, кызылъярларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Безне ачык йөз белән каршы алганыгыз өчен зур рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте ул. – Кызылъяр мәдәният йорты коллективына, авыллар арасындагы татулыкны ныгытуга, татар халкының милли традицияләрен һәм телен саклап калуга, үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерәм. Милли  сәнгатьнең урыны тарая барган чорда күркәм традицияләрне җәелдерү, авылларның бер-берләренә кунакка йөрешүе  милли сәнгәтьне киңәйтүдә бер чара булып тора. Киләчәктә дә мондый очрашулар кабатлансын, алар авыллар арасындагы дуслыкны ныгытырга ярдәм итсен иде. Без сезне үзебездә көтәбез".


Ленир Дәүләтшин спектакль белән үк булмаса да, концерт программасы белән Татар Томбарлысы авылына барырга вәгъдә итте.

Айгөл Минәҗева, мәдәният хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Кызылъяр мәдәният йорты коллективына Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

"Мәдәният бит ул тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра, иҗатка мөмкинлекләр ача, гореф-гадәтләрне саклый. Үзенең гомерен мәдәният белән бәйләгән кешеләр зур ихтирамга лаек. Алар башкалар ял иткәндә бәйрәмнәр уздыралар, безнең күңелләрне күтәрәләр. Барыгызга да гаилә бәхете,  уңышлар телим, иҗатыгыз белән сөендереп торыгыз".

Ахырда тамашачылар фикере белән дә кызыксындык.

"Бүгенге спектакльдә туганнарым да уйнады. Барлык артистлар да осталар. Спектакль бик ошады, елап беттек, хисләр ташып тора", – дип уртаклашты Гөлфирә Шәйдуллина.

Үзе дә үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы,  спектакль куюның зур эш икәнен яхшы аңлаучы Зилә Гамирова да томбарлыларның чыгышына яхшы бәя бирде.

"Шулхәтле сүзне ятларга, сәхнәгә чыгып уйнарга да кирәк бит. Өстәвенә, елата торган рольләрне уйнавы иң кыены. Көлдереп була  ул, ә менә елата белергә кирәк, – дип билгеләп үтте ул. – Бик оста уйнадылар, Айгөл белән Лилия аеруча, алар рольдә яшиләр".

Спектакльне жюри хөкеменә 17 мартта Татар Томбарлысы мәдәният йортында тәкъдим итәчәкләр. Ә 20 мартта Исергәп мәдәният йортында күрсәтү планлаштырыла.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев