Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Рухи дөнья

Баулы районы сәхнәсендә “туй” гөрләде

Бүген Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Кызылъяр мәдәният йорты Сөләйман Латыповның “Кодалар-кодачалар” комедиясе буенча сәхнәләштерелгән спектакль премьерасын тәкъдим итте.

Кызылъяр мәдәният йортының тамашачылар залы туп-тулы, алма төшәрлек тә урын юк иде.

Кызылъяр мәдәният йорты спектакльне “Театр язы” район фестиваленә әзерләгән.

“Кодалар-кодачалар”ны заманында Буа театры да куйды, без аны шуннан күреп алган идек һәм “Театр язы” фестиваленә репертуар сайлаганда, шушы комедиягә тукталдык. Рольләргә кешеләр табу кыен булды дип әйтмәс идем, чөнки безнең активистлар бар, зур рәхмәт аларга”, – дип уртаклашты Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин.

Коллективның сәнгать җитәкчесе – төп рольләрнең берсе булган яучы Сара ролен уйнаучы Зилә Гамирова. Сүз уңаеннан, ул – гомере буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, үзешчән сәнгатьтә кайнаган кеше, матур җырлый, спектакльләрдә дә беренче генә катнашуы түгел.

“Кодалар-кодачалар”ны укыганда ук кайсы рольне кем башкарачагын күз алдыма китердем”, – ди Зилә ханым.

“Кодалар-кодачалар”да төрле һөнәр ияләре катнашты: Ленир Дәүләтшин, Ләйсән Гамирова, Денис Кашапов, Ләйсән Минишина, Рәзил Фәррахетдинов, Эльвира Сафина. Оператор – Кәрим Дәүләтшин.

Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул иттеләр, алкышларга күмделәр, авылдашларының шулкадәрле оста уйнауларына сокланып утырдылар.

Чыннан да, үзешчәннәрнең чыгышлары мактауга лаек булды. Артистлар үзләрен сәхнәдә бик ышанычлы тоттылар. Һәрберсенә үз роле туры килеп тора иде һәм һәркайсы, үз ролен яратып, җиренә җиткереп башкарды.

Музыкаль чыгышлар спектакльне тагын да җанландырып җибәрде, җыр-биюләр зур осталык белән башкарылды. Тамашчылар сәхнәдә барган туй мәҗлесендә рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял иттеләр. Спектакль тәмамлангач, аягүрә басып алкышладылар. Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов, мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, бүләкләр тапшырды.

“Үземнең ролемне бик яратып уйнадым, бер дә каушамадым. Сәхнәдә мин үземне судагы балык кебек хис итәм, –  дип уртаклашты Зилә Гамирова. – Спектакль беткәч, бушап каласың, нәрсәдер җитмәгән кебек. Шуңа хәзер инде тагын берәр әсәргә алынырга кирәк, дим”.


Артистларга иң дөрес, иң югары бәяне тамашачылар бирә торгандыр.

“Без бу спектакльдән шулкадәрле хисләнеп чыгып киләбез, һәрберсе үзенең ролен бик матур итеп башкарды. Сәнгать җитәкчеләренә зур рәхмәт, – дип уртаклашты Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге җитәкчесе Йолдыз Шакирова. – Артистлар барысы да профессиональ дәрәҗә уйнады, спектакль профессиональ дәрәҗәдә куелган, аны һичшиксез Баулы тамашачысына да күрсәтергә кирәк. Артистлар Галиәсгар Камал театры артистларыннан бер дә ким түгел, алар бу спектакль белән “Идел-йорт” театр коллективлары төбәкара фестивалендә уңышлы чыгыш ясарлык”.

 “Спектакль бик ошады безгә. Артистлар шулкадәр дә осталар. Болар белән берәр көчле, профессиональ режиссёр шөгыльләнгәндер, дип уйлап утырдым. Галиәсгар Камал театры бер читтә торсын. Элек Уфада Рифкать Исрафилов бар иде, менә ул спектакльләрне бик оста куя иде. Менә шул заманга кайткан кебек булдым”, – дип, үзенең фикерен белдерде “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина.

“Тамашачылар да молодцы, көч биреп утырдылар: кирәк урында кул чабып, көлеп, үзләренең мөнәсәбәтләрен белдереп, актив булып карап утырдылар”, – дип сөйләде Люция Зыязова.


Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев