Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулы районы авылы тарихы турында китап нәшер ителгән

Исергәп авылы мәдәният йортында Зәрия Хәбипованың “Туган авылым Исергәп” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

"Туган авылым Исергәп" китабы – язучы, төбәкче Зәрия Хәбипованың икенче китабы. 2014 елда аның “Идегәй” дастаны дәрьясында” дип исемләнгән китабы дөнья күргән иде. Туган авылы тарихына багышланган китап язу Зәрия ханымның күптәнге хыялы булган.

“Кимендә биш ел мәгълүмат җыйдым, соңгы ике елда ныклап эшләргә туры килде, – дип сөйләде “Баулы-информ” редакциясе хәбәрчесенә Зәрия Хәбипова. – Китапта авылның башланган чорыннан башлап мәгълүмат тупланды. Авыл тарихы документлар нигезендә бирелә. Галим Таһир Кәримов миңа бөтен мәгълүматны табып бирде. Ул – Баулы тарихы турында да бөтен документларны туплаган кеше”. 

Тарихи вакыйгалар архивтан, музейлардан алынган документларга, галим Таһир Кәримовның фәнни мәкаләләренә таянып язылган. Басмада исергәпләрнең кулъязмалары һәм истәлекләре дә урын алган.

Китапны тәкъдир итү кичәсе исергәпләрнең очрашу чарасына әверелде. Анда авыл халкы, район һәм җирлек җитәкчелеге, китапны нәшер итүгә өлеш керткән иганәче, тумышы белән Исергәптән булган Ирек Габбасов, Зәрия Хәбипованың туганнары, иҗатташ дуслары катнашты.

Авыл тарихын бөртекләп өйрәнеп, киләчәк буынга мирас калдыру өчен куйган олы хезмәте өчен рәхмәт белдереп, Зәрия Хәбиповага Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Рәхмәт сүзләре китап авторына гына түгел, аны дөньяга чыгарырга булышкан иганәчеләргә, мәгълүмат туплауга өлеш керткән исергәпләргә дә әйтелде. 

Китапның тиражы – 500 данә. Аны укып караган кешеләр әйтүенчә, бу китап – киләчәк буыннарга зур бүләк, бай энциклопедия. Андагы мәгълүматка нигезләнеп, күп кенә исергәпләр үз нәсел шәҗәрәләрен төзи ала.

Чара истәлекләргә бай булды, җырлар белән үрелеп барды. 

Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасының 1 ноябрь саныннан укырга мөмкин булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев