Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулы имамнары киңәшләшкән

Салих авылы мәчетендә район имамнарының күчмә утырышы узган.

Баулы шәһәрендә һәм авылларында 16 мәчет бар. Алар барысы да бүгенге көндә сафта. Район мәчетләре имамнары Салих авылында үткәрелгән күчмә утырышка җыелганнар.

Чара районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов җитәкчелегендә узган. Җыелышта Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Салих авылы имамы Исмәгыйль хәзрәт Закиров, Салих җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин катнашкан. 

Җыелышта көнүзәк мәсьәләләр каралган, киләчәккә планнар корылган. Мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю, авыру баланы дәвалауга булышу, мәчеткә авыл халкын җәлеп итү турында сүз барган.

Сүз уңаеннан, Салих авылында быел, Мәскәү өлкәсенең беренче вице-губернаторы Илдар Габдрахманов ярдәме белән, яңа мәчет ачылды. 

Фото: Ләйсәнә Таһирова архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев