Күңел дәфтәре рубрикасы буенча яңалыклар
-
Танышу
Булачак тормыш иптәшеңне әти-әни белән таныштыру күпләр өчен зур сынау булып тора. Чөнки ата-ана өчен үз баласы кадерле хәзинә кебек, аны теләсә кемгә бүләк итәсе килми. Шуңа күрә булачак тормыш иптәшеңнең әти-әнисе белән танышканда аяклар калтырый, уч төпләре тирләп чыга, телләр бәйләнә... Әти-әниләр дә эчке бер дулкынлану кичерә. Ничек кенә булмасын, барыбер танышырга туры килә. Бу вакытта кемнең нинди хисләр кичерүе башка мәсьәлә.
-
Югалган бәхет
– Йөрәгемне алмагыз! Бер балам бар… Доктор, йөрәгемне алсагыз, ничек яшәрмен соң? Җаныма тимәгез, – дип үрсәләнеп, мендәр читенә чытырдап ябышып, саташып елап яткан хатынын Илнур уятырга кыймады. Ул гына да түгел, аңа бераз кызык та иде. Тагын ниләр сөйләр икән? Көнчелектән аңы томаланып зур хата эшләгән ир шикләнгән күңелен тагын бераз басар өчен тыңлап ятты. Инде ничәнче тапкыр шулай...
-
Яхшылык ит – үзең белән анда барсын
Яхшылык – җирдә калмас, ди халык мәкале. Шушыңа бик гыйбрәтле бер мисал ишеттем бу көннәрдә. Уйландыра, хәтта тетрәндерә торган мисал.
-
«Озак яшисегез килсә…»
Адәм баласы саулыгын саклау, озак яшәү өчен теше-тырнагы белән тырыша. Соңгы вакытларда минем тормыш иптәшем дә китап кибетләрен бик еш тапый башлады. Ябыгу, дөрес туклану, һәм озак яшәү серләренә багышланган китаплар белән бөтен өй эче тулды.
-
Авыл иртәсе
Исергәп авылыннан Камил Шәмсуаровның иҗат җимешен тәкъдим итәбез.
-
Миргазиян ЮНЫСның тормыш кагыйдәләре (дәвамы)
"Сөембикә" журналы Миргазиян Юнысның "Юлда уйланулар" китабыннан өзекләр тәкъдим иткән.
-
Миргазиян ЮНЫСның тормыш кагыйдәләре
"Сөембикә" журналы Миргазиян Юнысның "Юлда уйланулар" китабыннан өзекләр тәкъдим иткән.
-
Космонавт Гагарин Баулы кешесенә диплом якларга ярдәм иткән
Шәһәрдәшебез Пётр ЗОТАГИН Космонавтика көне уңаеннан истәлеге белән уртаклаша.
-
Исемеңнең мәгънәсен беләсеңме?
Татар халкында нинди генә кеше исемнәрен очрамый. Кайберләре шактый кызыклы, исем кушу тарихлары үзенчәлекле. Исемнәргә моңа кадәр бер дә игътибар иткәнем юк иде. Дөрнәяб, Мөсәябә, Кобра, Вил, Мэлс, Рубис, Хаҗәрия, Сырдарья кебек үзенчәлекле исемнәрне ишетү кулыма каләм алырга этәргеч бирде.
-
Үпкәләдем генә...
Күп еллар үтеп китте бу хәлләргә. Бу хакта бик язасы килеп йөрсәм дә, яза алмадым. Кыенсындым, уңайсызландым... Яраткан укытучың турында бары мактап кына сөйләргә була. Башкача булдыра алмаганга менә шулай дистәләгән еллар узып киткәндер. Ә ул вакыйга, хәер, вакыйга түгел, язмышымны тамырдан үзгәртергә мәҗбүр иткән бер көн хәтеремнән һич китми. Үпкә-рәнҗү шулай көчле булдымы икән?
-
Исемең «матур», кемнәр куйган?..
Бүген кер юу машинасының капкачы ябылмады. Оста чакырдым инде, төзәтергә кирәк бит дип. Үземнән чүт кенә өлкәнрәк татар кешесе килде.
-
ИҢ КИРӘКЛЕ ФӘН
«Укымасагыз, кая барырсыз? Укымаган кеше бу тормышта беркем түгел», – дип өйрәтәләр иде безне мәктәптә. Укымаска дип өндәвем түгел, әмма белеме булмаган кеше уңышка ирешә алмый дигәннәренең кайчагында бигүк хак фараз булмаганын тормыш үз дәлилләре белән раслап тора.
-
КҮЧТӘНӘЧ
Бу хәл өченче ел Яңа ел көннәрендә булды. 2015 ел – бәрән елы иде бит. Яңа ел табынына дигән салатның берсен бәрән рәвешендә ясадым. Тавык ите, кызган гөмбә салдым, өстенә йомырка агын вак угычтан уып сипкәч, нәкъ бөдрә сарык бәрәне кебек, бик матур килеп чыкты ул.
-
ХАТЫННАР ХӘЙЛӘСЕ (ХАТИРӘ)
- Мине институт бетергәч бер районга җибәрделәр. Район больницасының баш врачы юк икән, минем ризалыгымны да сорап тормыйча баш врач иттеләр.
-
КЫЗЫЛ КҮЛМӘК
Яңа елдан күпләр ниндидер тылсым, сер көтә. Белмим нидәндер, мин үзем бер могҗиза да көтмим. Алай да Яңа елда бер дә көтелмәгән сөенечләргә юлыкканым булган икән. Күңелдәге хатирәләрне барлый башлагач, шушы тылсымлы бәйрәм белән бәйле бер хәл искә төште.