Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Танышу

Булачак тормыш иптәшеңне әти-әни белән таныштыру күпләр өчен зур сынау булып тора. Чөнки ата-ана өчен үз баласы кадерле хәзинә кебек, аны теләсә кемгә бүләк итәсе килми. Шуңа күрә булачак тормыш иптәшеңнең әти-әнисе белән танышканда аяклар калтырый, уч төпләре тирләп чыга, телләр бәйләнә... Әти-әниләр дә эчке бер дулкынлану кичерә. Ничек кенә булмасын, барыбер танышырга туры килә. Бу вакытта кемнең нинди хисләр кичерүе башка мәсьәлә.

Булачак кияү килүгә күптән барысы да әзер: төрледән-төрле сый-нигъмәттән сыгылып торган табын корылган, серванттан кунаклар килгәндә генә алына торган бокаллар һәм фужерлар да өстәлдә урын алган, әйтәсе сүзләр дә әзер. Кем әйтмешли, сынатырга ярамый.

Камилә иркә һәм үзсүзле булып үсте. Әти-әниләре соңлап тапкан бала булганлыктан, аның бер генә теләгенә дә каршы килмәделәр. Иң кыйммәтле курчак – аңа, ярты бүлмәне алып тора торган курчак өе, үсә төшкәч, соңгы модель телефон да аңа булды. Дәрәҗәле уку йортында белем алу, яхшы эш урыны, 25 яшенә автомобиль бүләк итү... Кесә ягы мөмкинлек биргәндә, нигә алмаска әле, бердәнбер кызларына берни жәл түгел.

Боларның барысы да булмаса, әти-әни кызларының ярлы студент белән чәчен чәчкә бәйләвенә, бәлки, каршы да булмаслар иде. “Принцессаларына” шундый ир теләгәннәр идеме алар? Тик эш бик тирәнгә киткән: яшьләр инде бер ел очраша, теләкләре – гаилә кору.

  • Әни, әти, таныш булыгыз – Тимур, – Камилә сөйгәнен әти-әнисе белән шулай таныштырды. – Әти-әнием – Асия Мәҗитовна белән Булат Әнвәрович.
  • Хәерле көн, танышуга бик шатмын, – Тимур, елмаеп, исәнләшергә дип кулларын сузды.

Һавада киеренкелек хөкем сөрде. Иркенләп бер йөк машинасы сыярдай коридор бик тар кебек тоелды. Киеренкелекне танышу уңаеннан чакырылган күршеләре, Камиләнең әти-әнисенең якын дусты йомшартып җибәрде. Чит кешенең мондый танышуга ни өчен чакырылуы бик үк аңлашылып бетмәде. Бәлки, аны яшен кайтаргыч сыйфатында дәшкәннәрдер. Ул хатыны белән кергән иде.

 – Нишләп торабыз әле? – дип, елмаеп сорап куйды ул. – Хуҗабикә тырышкан, табын әзерләгән, әйдәгез, өстәл артына узыйк.

Ниһаять, барысы да табын артында урын алды. Күрше, басып, “очрашу” өчен дигән булып, беркемне дә көтеп тормастан, бер рюмканы бушатып та куйды, һәм хатынының ачулы күз карашын тоеп алды.

  • Ә гөмбәләр телеңне йотарлык булган, тик миңа ерак куйгансыз, – дип дәвам итте күрше, өстәл аша чәнечке белән кабымлыкка үрелеп. Хатыны аңа тагын бер караш ташлады.
  • Тимур, сез укыйсызмы? – дип сорап куйды Асия Мәҗитовна, ягымлы булырга тырышып. Тик аның соравы җавап таләп итмәде, чөнки ул инде күптәннән кызының булачак иренең нәсел-нәсәбен, бала чагында нинди авыру белән авырганына тиклем, белешеп куйган иде...
  • Язманың тулы вариантын “Хезмәткә дан” газетасының 83нче саныннан (13 ноябрь 2019 ел) укый аласыз

 Айгөл ГАБДЕРӘФЫЙКОВА

Фото: /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев