Яңа Чүте мәктәбе ишегалдын әкият геройлары бизи
Төп тема

Яңа Чүте мәктәбе ишегалдын әкият геройлары бизи

Яңа ел алды көннәрендә балалар бакчалары, мәктәп ишегаллары кар сыннары белән бизәлә. Бу эштә еш кына балалар үзләре дә катнаша. Яраткан бәйрәмнең төп кунакларын - Кыш бабай, Кар кызын гына түгел, башка әкият геройларын да ясыйлар балалар. Иң мөһиме - кар күп булсын да теләк булсын, ә фантазияләренә чикләр юк....

Яңа ел алды көннәрендә балалар бакчалары, мәктәп ишегаллары кар сыннары белән бизәлә. Бу эштә еш кына балалар үзләре дә катнаша.

Яраткан бәйрәмнең төп кунакларын - Кыш бабай, Кар кызын гына түгел, башка әкият геройларын да ясыйлар балалар. Иң мөһиме - кар күп булсын да теләк булсын, ә фантазияләренә чикләр юк.

Шушы көннәрдә Яңа Чүте авылы мәктәбе ишегалдында күз явын алырлык кар сыннары пәйда булды.

- Ел саен ишегалдына, кабатланмаска тырышып, төрле сыннар ясыйбыз, - ди рәсем укытучысы Эльвира Фәррәхетдинова. - Кыш бабай белән Кар кызын 8нче һәм 9нчы сыйныф укучылары ясадылар. Елның төп символы - этне дә аларга ясарга туры килде. 7нче сыйныфта укучылар зур итеп спанчбобны ясадылар. Тиен белән чыршыны 5-6нчы сыйныфлар, ә ташбаканы 1-4нче сыйныф укучылары ясады. Миңа калса, бик матур килеп чыкты.

Кар сыннары ясаудан тыш, укучылар һәм укытучылар үзәк капка каршында матур итеп чыршы бизәп куйганнар.

Хәзер инде балаларга, укуның беренче ярты еллыгын яхшы билгеләргә тәмамлап, Яңа ел бәйрәмен көтәсе генә кала.


Нет комментариев