Спорт мәктәбендә капиталь ремонт башланды
Өч катлы бина 1969 елда төзелгән. Балалар учреждениедә төрле юнәлешләр буенча спорт белән шөгыльләнәләр.
«Спорт мәктәбендә 300дән артык бала шөгыльләнә, – ди спорт мәктәбе директоры Миргалим Фәхриев. – Хәзерге вакытта алар башка учреждениеләргә бүленгән. Мәсәлән, универсаль спорт залында пауэрлифтинг, җиңел атлетика, бокс һәм чаңгы белән шөгыльләнәләр. Шахмат дәресләре үткәреләчәк мәктәпләр белән дә шулай ук килештек. Дәресләр шулай ук расписание буенча уза».
Спорт мәктәбе директоры Миргалим Фәхриев сүзләренә караганда, биналарда ишекләрне һәм тәрәзәләрне алыштырачаклар, бинаның диварларын, идәннәрен һәм түшәмнәрен төзекләндерәчәкләр, инженерлык коммуникацияләрен – су белән тәэмин итү, канализация, вентиляция, электр белән тәэмин итү системасын алыштырачаклар, шулай ук сак һәм янгын сигнализациясе яңартылачак.
Капиталь ремонт эшләрен төгәлләү сроклары турында әлегә билгеле түгел.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев