3 март 2021 яңалыклары
-
Баулы районының ике авыл ФАПы яңартуны көтә
2021 елда Бакалы һәм Ваешур авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары капиталь ремонтланачак.
-
Баулы үзәк китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылды
“Бер туфрактан, уртак тамырдан без” дип исемләнгән тантаналы чара кечкенә генә сәхнәдә төрле милләт кешеләрен берләштерде. Баулы районында гомер итүче татар, рус, удмурт, чуаш, башкорт милләтләре вәкилләре чарага килүчеләргә бәйрәм кәефе бүләк итте.
-
Республиканың 11 районында булачак парклар өчен территорияләр сайладылар
Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектларын сайлау буенча тавыш бирү тәмамланды.
-
Рөстәм Миңнеханов журналистларны коронавирустан прививка ясарга өндәде
«Сез куркыныч зонасында, гел кешеләр белән контактта. Бу тема мөһим. Вакцинация кирәк», — диде Президент.
-
Татарстанда пандемия башланганнан бирле 27 табиб коронавирустан үлгән
Үлемнең сигез очрагында һөнәри эшчәнлек белән бәйләнеш расланган.
-
Спорт мәктәбендә капиталь ремонт башланды
Өч катлы бина 1969 елда төзелгән. Балалар учреждениедә төрле юнәлешләр буенча спорт белән шөгыльләнәләр.
-
Баулылар бу атнада өч көн рәттән ял итәчәк
8 Март безнең илдә эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
-
2021 елда Татарстанда предприятие гаризалары буенча 11 мең яңа эш урыны булдырыла
Ел саен 1 мартка кадәр ТР Хезмәт министрлыгы мәгариф оешмаларында кабул итүнең контроль саннарын формалаштыру өчен эш бирүчеләр арасында планнар һәм перспективалар турында сораштыру үткәрә.
-
Кайбер россиялеләргә өстәмә ял көннәре бирергә мөмкиннәр
Экспертлар тәкъдимне уңай яктан бәяләсә дә, аның кемнәргә кагылачагын төгәл билгеләргә кирәклеген әйттеләр.