Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулылы китапханәче һөнәрен сайлаган

24 октябрь – мәктәп китапханәләре көне. Һәр белем бирү учреждениесендә китапханәләр бар. Анда эшләүчеләр укучыларны дәреслекләр, матур әдәби китаплар белән тәэмин итә. Алар укучы балалар белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә. Язмабыз герое Баулы шәһәренең икенче санлы мәктәп китапханәчесе Гөлнара Гыйниятова.

Дәреслекләр, алардан кала төрле эчтәлекле әдәби китаплар һәм ягымлы, үзенә тартып торучы китапханәче. Һәр мәктәпнең китаплар хуҗабикәсенең, китаплар яшәгән почмагы бар. Икенче санлы мәктәп китапханәчесе Гөлнара Гыйниятова инде 30 елга якын балаларда китапларга мәхәббәт уята.

Мәктәп белән китапханә бер-берсенә бик нык бәйләнгән, ди Гөлнара ханым. Балалар, бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары, үзләре теләгән китапларны сайлап алып укырга дип тәнәфес саен китапханәгә ашыгалар.

Китапханәгә балалар китап-журналлар укырга гына түгел, шахмат уйнарга да керәләр. Биредә узган ел гына шахмат уйнау почмагы да ачылган. Гөлнара Гыйниятова гади китапханәче генә түгел, аңа балалар белән сыйныфтан тыш чаралар да уздырырга туры килә.

Төрле яшьтәге балаларның кызыксынуларын канәгатьләндерү өчен мәктәп китапханәсе ишеге һәрвакыт ачык.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Тулырак  "Хезмэткэ дан" газетасы битләрендә укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев