Ел саен Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендә басуларда урып-җыю эшләре барышында концертлар оештыра. Быел да агитбригада "Икмәк булса, җыр туа" дип исемләнгән кечкенә генә концерт программасы белән кырда эшләүчеләр алдында чыгыш ясый.
Артистлар ике тапкыр Кызылъяр хуҗалыгында, Бакалы кырларында һәм Николашкинода игенчеләренә рухи азык бирделәр.
- Безнең һәр килүебезне сагынып көтеп алалар, без чыгыш ясаган арада кырда эшләүче игенчеләр рәхәтләнеп ял итәләр, - ди Фәнүзә Айдагулова.- Яратмаслык та түгел, "Чишмә" ансамбле, җырчыларыбыз Гүзәл Юсыпова, Рәзинә Җәләева, Руслан Сәитов һәм Гөлнара Абдуллина, яшь баянчыбыз Рәзил Фәррәхетдинов - аларны райондашларыбыз беләләр, һәрберсенең чыгышын яраталар. Тик кырда кызу эш вакыты, концертны да тиз генә күрсәтергә туры килә.
.jpg)
Әле урып-җыю эше дәвам итә, артистлар үзләренең чыгышлары белән барлык хуҗалыкларда да йөреп чыгачак.
Нет комментариев