Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулыда «Татар малае» бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды

Балалар бакчалары арасында “Татар малае” муниципаль конкурсы тәмамланды. Әлеге бәйгедә барлыгы 11 нәни малай катнашты. Татар малайларының иң осталарын, иң лаеклыларын жюри әгъзалары сайлап алды.

– Катнашкан һәр балалар бакчасына рәхмәт, – ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова. – Кызганычка каршы бар бакчалар да катнашмады. Ә беренче урыннар алган нәни егет солтаннары бик иҗади якын килеп, матур итеп чыгыш ясадылар. Беренче урынга лаек булучыларны беренче чиратта без төп критерия буенча сайладык – телнең чисталыгына игътибар бирдек. Бала өендә татар телендә сөйләшәме юкмы шунда ук күренә. Ятлаган гынамы әллә инде аңлап сөйлиме. Әлбәттә, беренче чиратта гадәттә телне куллана торган, сөйләшә белгән балаларга урын бирәсең. Катнашкан һәрбер кечкенә малай, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләре тырышканнар, афәрин! Киләчәктә дә катнашуларын теләп калабыз.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга ике катнашучы лаек булган, алар: 2нче санлы “Рябинка” балалар бакчасыннан Ранель Тимаев, 8нче санлы “Виктория” балалар бакчасыннан Камил Гәрәев. Икенче урында 5нче санлы “Бәләкәч” бакчасыннан Тимерхан Арсланов, өченче урында Кызылъяр авылыннан Мансур Латыйпов.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев