Баулы районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләре бара
Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру дәвам итә. Шулай ук туңга сөрелгән җирләрне һәм күпьеллык культураларны тырмалау эшләре бара.
“Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгында да язгы кыр эшләре гөрли. Бүгенге көндә биредә туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре бара, ә күпьеллык культураларны тырмалау инде төгәлләнгән. Бу эшкә биш берәмлектән артык техника җәлеп ителгән. Иртә язгы тырмалау туфракта дымны нәтиҗәле сакларга мөмкинлек бирә, бу киләчәктәге шытымнар өчен аеруча мөһим.

– Без туңга сөрү белән мәшгуль, аннары культивация башлана, аннары чәчү эшләренә керешәбез. Яхшы кәеф белән эшлибез, – дип билгеләп үтте хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторларыннан берсе Дамир Фазлыев.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, уҗым культуралары уңышлы кышлаган, кар капламы 50-70 сантиметрга җиткән, һәм барлык дым туфракка тулысынча сеңгән. Шуның аркасында игенчеләр мул уңышка зур өметләр баглыйлар. Аны формалаштыруда көзге культураларны тукландыру да мөһим роль уйный, бу агротехник ысул үсемлекләргә туклыклы матдәләрнең үз вакытында барып җитүен тәэмин итә.
– Бүгенге көнгә уҗым культураларын тукландырабыз, бу эшне барлыгы биш мең алты йөз җитмеш гектар мәйданда башкарасы бар, күпьеллык үләннәрне биш мең дүрт йөз гектар мәйданда тукландырасы бар, – дип мәгълүмат бирде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Талипов.
“Бәкер” хуҗалыгы кырларында да көзге культураларны минераль ашламалар белән тукландыру тулы көченә бара. Быел көзге культуралар 500 гектарны били. Көннәр уңай торганда, сабан культураларын чәчүгә апрель ахыры җиткәндәрәк керешергә ниятлиләр – аларны ике мең гектар мәйданда чәчү планлаштырыла.
ФОТО: БУЛАТ МИНҺӘҖЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев