Балыкның бер төреннән сак булырга кирәк
Киңәш

Балыкның бер төреннән сак булырга кирәк

Кардиолог аны рационнан алырга киңәш итә.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларга тозлы балык ярамый, дип кисәтә табиб-кардиолог.
Табиб билгеләвенчә, йөрәк авырулары булган кешеләрнең рационында тозлы балык булырга тиеш түгел. Анда тозның төп компоненты - натрий күп, ул кан басымын күтәрә, организмдагы сыеклыкны тоткарлый һәм шешенүгә китерә.
Кардиолог әйтүенчә, майда кыздырылган балык та йөрәк-кан тамырлары системасына начар йогынты ясый.

Белгеч балык йөрәк өчен файдалы да була ала, дип ассызыклый. Мәсәлән, аның сүзләренчә, лосось, макрель, сельдь, форель һәм сардина кебек майлы сортлар йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә.
Кардиолог мондый балыкны атнага бер-ике тапкыр кулланырга киңәш итә.


Нет комментариев