Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

«Яшьлек» ашамлыклары

Тыгыз тән, төз гәүдә, ныклы сәламәтлек. Картаюга каршы торган 7 төрле ашамлык исемлеге

Авокадо

Бу җимештә 20 төрле файдалы матдә бар. Аларның берсе – органимзны рактан саклаучы авокатин В. Авокаданың майлылыгы 70% ка кадәр җитә. Ул ялкынсынуны (картлык авыруларына китергән сәбәпләрнең берсе) баса һәм гәүдә авырлыгын нормальләштерә. Шуңа да ябыгучылар өчен төп ризыкларның берсе. Аннан нигездә салат ясыйлар.

 

Брокколи

Ул хатын-кызлар азыгы. Анда эстроген гармоны алмашуы бозылганда барлыкка килгән матдәләрдән саклый торган элиментлар бар. Гармоннар эшчәнлеге көйсезләнү сәламәт күзәнәкләрне зыянлауга китерә. Нәтиҗәдә тән тиресе картая башлый, онкологиягә китерүче сәбәп тә булырга мөмкин.

 

Кара виноград

 Аның җимешләрендә ресвератрол матдәләре бар. Ул картаю процессын генетик дәрәҗәдә көйли. Төгәлрәк әйтсәк, организм картаюын тизләткән геннар активлыгын киметә. Виноградны ашау арасында чикләвек белән бергә куллану мөһим.

 

Карри

Бу аш тәмлеткечендә полифеноллар, аерым алганда, куркумин бар. Ул ДНК молекуласын зыянланудан саклый. Шул рәвешле, үзгәргән геннар санын киметә. Ә ул яшь барган саен җыелып, картайтуны тизләтә. Каррины кара борыч белән куллану зарур. Болай эшләү организмга  куркумин тәэсирен көчәйтә.

 

Кечкенә майлы диңгез балыклары

Балыкларда булган Омега-3 май кислотасы организмдагы ялкынсынуны киметә, йөрәк-кан системасын саклый. Балыкны суда яки томалап пешереп, тозлап ашау файдалы.

 

Зәйтүн мае

Составында булган Е витамины һәм антиоксидантлар күзәнәкләр картаюга каршы тора. Шулай ук май кислоталары организмдагы ялкынсынуны киметә.

 

Гөмбә

Яшьлекне саклау буенча гөмбә тылсымлы азык булып тора. Андагы дисахарид – трегалоза иң яхшы пребиотик (эчәкләр өчен файдалы бактерияләр).


Фото:  pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/yashlek-ashamlyklary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев