Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ябыктыра торган даруларның файдасы бармы?

Артык авырлык проблемасын дарулар белән генә хәл итеп булмый.

Язын бигрәк тә матур, зифа буйлы буласы килә. Кышын җыелган килограммнардан ничек тиз генә котылырга? Күпләр диета тотуны, тренировакаларны озак, күңелсез, ялыктыргыч, ә авырлык югалтуны тиз һәм уңайлы итә торган дарулар сатып алуны күпкә җиңелрәк дип саный. Мондый рекламаның ни дәрәҗәдә дөрес булуын «АиФ» басмасына табиб-эндокринолог, диетолог-нутрициолог Алексей Калинчев сөйләде.

Эшләү принцибы буенча ябыктыра торган даруларны дүрт төркемгә бүләргә була.

1. Бәвел кудыра һәм эчне йомшарта торган дарулар

Диуретиклар (бәвел кудыра торган дарулар) һәм эчне йомшарта торган дарулар артык майлардан арынырга ярдәм итми. Алар эч катудан (димәк, организмны чистарталар) һәм шешенүләрдән (артык сыеклыктан) котылырга гына булыша. Моның аркасында, чыннан да, 1-2 килограммга ябыгырга була. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: бу дарулар организмдагы зарарлы матдәләр белән беррәттән файдалысын да чыгара. Шуңа күрә аларны озаклап куллану организмны сусызландырырга, диареяга, минераль матдәләр алмашы, бөер эшчәнлеге бозылуга китерергә мөмкин.

 

2. Аппетитны баса торган дарулар

Мондый препаратларның ике төркеме бар. Алар баш миендәге туену үзәкләренә тәэсир итә, аңа организм туенды дип «хәбәр итә» һәм шулай итеп аппетитны баса. Әлеге синтетик препаратлар рецепт буенча гына бирелә, чөнки аларның бик күп каршы күрсәтмәләре һәм тискәре йогынтысы бар. Алар ярсыта, йокыны боза һәм психикага йогынты ясый. Бик күп илләрдә мондый препаратлар тыелган. 

Икенчеләре — азык җепселләре — алар ашказанында бүртә һәм туену хисе тудыра, шуңа күрә кеше аз ашый. Әгәр бу препаратларны сайлыйсыз икән, натураль сорбентларга — клетчатка, көрпә, пектинга өстенлек бирегез. Алар да ашкайнатуны яхшырта һәм туену хисе бирә.

 

3. Май яндыра торган препаратлар

«Ашагыз һәм ябыгыгыз» дип нәкъ шушындый препаратларны рекламалыйлар инде. Алар майларны тарката торган ферментның активлыгын киметә, шуңа күрә май туплану процессы бозыла. Организм бу даруларны үзләштерми һәм алар эчәклек аркылы чыга. Шуңа күрә майлы ризыкны бернинди чикләүләрсез ашарга була. Әмма бу ашказаны белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин: ризык үзләштерү бозыла, метеоризм, даирея барлыкка килә. Май яндыра торган даруларны үт куыгына таш утырганда кулланырга ярамый.

 

4. Биологик актив өстәмәләр

Алар куркынычсыз, әмма аз нәтиҗәле препаратлар булып санала. Аларның составындагы экстрактлар һәм сыгынтылар матдәләр алмашын яхшырта һәм организмны кирәкле витаминнар, микроэлементлар белән баета. Бу дарулар белән ябыгу җиңел түгел. 

 

Артык авырлык проблемасын дарулар белән генә хәл итеп булмый. Ябыгу өчен «побочкасыз» дарулар юк. Аларны озак вакыт эчәргә ярамый, юкса сәламәтлеккә җитди зыян киләчәк. Шуңа күрә, аларга ияләнгән кешеләрнең авырлыгы бер кимеп, бер артып тора. Дөрес рацион һәм физик активлыктан башка бернинди таблеткалар да нәтиҗә бирмәячәк. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев