Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ябыгыр өчен нинди су эчәргә?

Суны дөрес сайларга гына кирәк.

Шешәдән су эчү бүген аеруча модада — ул сәламәт тормыш алып баруны күрсәтүче бер билге. Бигрәк тә ябыгырга теләп, диетага утыручылар сулы шешәне кулыннан ычкындырмый. Алар көненә литр ярым, яки аннан да күбрәк су эчә. Шешәдәге суның ниндиен дөрес сайларга соң?

Шешәдәге эчә торган су (питьевая) җир астындагы һәм өстендәге чыганаклардан алына. Чистартылганнан соң, макро- һәм микроэлементлар белән баетыла. Андый су эчәргә дә, ашарга пешерергә дә ярый. Ул 5, 10, 20 литрлык зур савытларда да сатыла.

Дәвалаучы суда (лечебная) минераль тозлар күп. Мондый суны сусаганны басу өчен эчәргә киңәш ителми. Дәвалану өчен эчәләр.

Минераль су (минеральная) җир астындагы чыганаклардан алына, аның составында бары тик табигый тозлар гына. Әгәр бер литр суда бер граммнан да азрак тозлар булса, аны "ашханә суы" дип тә йөртәләр. Бу суны рәхәтләнеп эчәргә була.

Минеральләштерелгән су (минерализованная) — шундый ук шешәдәге чистартылган су, тик макро- һәм микроэлементлар белән баетылган була.

Дәвалау-ашханә суының (лечебно-столовая) бер литрында 1дән 10 граммга кадәр эрегән тозлар була. Бу су сусаганда эчү өчен генә түгел, дәвалану өчен дә ярый. Бары тик табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Пластикмы, әллә пыяла шешәме?

Шешәдә экономия ясарга теләгән вак предприятиеләр суны арзан пластикка салырга мөмкин. Андый суга пластиктан зарарлы катнашмалар тарала. Эре предприятиеләр мондый хәлгә юл куймый.

Пыяла савыттагы су яңа шешәгә тутырылган очракта гына чиста һәм файдалы була. Үзләренең “фирменный” шешәсе булган ышанычлы җитештерүчеләр, гадәттә, шулай эшли дә.

Ничек сакларга?

Сулы шешәгә кояш нурлары төшәргә тиеш түгел. Ачылмаган шешә 0дән 35 градус җылылыкка кадәр булган температурада саклана. Ачылган шешәне 5 тәүлек суыткычта тотарга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев