Ябыгу өчен иң җиңел юл - алма ашау
Алма корсактагы майдан котылырга ярдәм итә.
Диетолог Кортни Д’Анджело көн саен бер продукт куллану артык авырлыктан котылуга ярдәм итүен әйтә.
Кортни Д’Анджело билгеләп үткәнчә, алма артериаль кан басымны көйләргә, холестерин дәрәҗәсен төшерергә һәм эчәклекнең эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Әйтик, ул "табибка баруны кичектерергә сәләтле продукт кына түгел", ябыгу өчен яхшы чара. Диетолог ачыклык керткәнчә, мондый нәтиҗәлелек анда булган клетчатка белән бәйле, ул ачыгу тойгысын киметә.
"Җимештә күп кенә файдалы флавоноидлар һәм җепселләр бар, алар корсактагы майны яндырырга ярдәм итә", – дип уртаклашты эксперт, барлык җиләк-җимешләр арасында диета вакытында өстенлекне алмага бирергә кирәк. Аны пешереп ашарга да ярый. Шул ук вакытта, ач карынга җиләк-җимеш ашарга киңәш ителми.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев