Вируслар иярмәсен өчен, смартфонны ничек чистартырга?
Әгәр кеше вируслы өслеккә орынган булса, алар кулланучы кулыннан гаджетка күчә ала.
Яңа типтагы Covid-19 коронавирусын ияртмәс өчен, смартфоннарны да чистартып тору кирәк. Моның өчен этил һәм изопропил спирты, водород перекисе һәм натрий гипохлориты кулланырга була.
Гаджетны чистарту өчен алдагы исемлектән иң яхшысы - изопропил спирты. Этанол һәм водород перекисе смартфон өслеген бозарга да мөмкин.
«Изопропанолның оптималь концентрациясе — 70–80 %. Аннан да чистарак спирт бик тиз парга әйләнә, нәтиҗәле итеп чистарту өчен дезинфекцияли торган эремә өслектә бер минут чамасы булырга тиеш. Концентрация азрак булган саен, эффект та кимрәк була», — дип сөйли аналитиклар.
Антисептикларны смартфонның тишекләренә кертә күрмәгез. Мамык дискны эремә белән чылатып, гаджетны сөртү хәерле.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев