“Виноградинка” салаты
Аны әзерләү өчен 1 ысланган тавык боты, 2 груша, 200 грамм каты сыр, 100 грамм вакланган әстерхан чикләвеге, майонез, сарымсак һәм бизәү өчен виноград кирәк булачак.
Әзерләү: майонезга изелгән сарымсак салып болгатырга. Тавык ботын, груша, сырны шакмаклап турарга һәм сарымсаклы майонез белән болгатырга. Килеп чыккан массаны тәлинкәгә өеп, виноград белән бизәргә.
Чыганак һәм фотосурәт: https://vk.com/tatarshlari?w=wall-107801917_48685
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев