Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Туралган суган өстенә гранат согы салсаң ни була?

Үзбәкчә маринадланган суганны пылау янына бирәләр.

Гадәттә, суганны маринадлауның барлык рецептларында да диярлек аш серкәсе кулланыла. Өстәвенә, шактый гына көтәсе дә була. Суганны гранат согы белән үзбәкчә маринадлау ысулы.

Үзбәк рецептында суганны ярымбоҗралап турыйлар һәм өстенә гранат согы сыгып салалар. Шуннан соң ярты сәгать көтеп торасы була.

Болай итеп маринадлау өчен кызыл суган алу хәерле. Ул тәмлерәк булыр. 2-3 өч баш суганга бер зур гранат кирәк. Башка берни дә саласы юк.

Суганны ярымбоҗралап турагыз, гранатны уртага ярып, бармаклар белән баскалап алыгыз. Аннары гранатны кул белән яхшылап кысып, суган өстенә согын сыгыгыз, төшләре дә төшсен шунда.

Гранат белән маринадланган суганны пылау белән дә, төрле ит ризыклары белән дә ашыйлар.

Фото: yandex.ru

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/06-12-2020/turalgan-sugan-sten-granat-sogy-salsa-ni-bula-5789599

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев