Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Тозлы кәбестәнең файдасы

Диетологлар кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга кирәклеген өйрәтә.

Иммунитетны саклауда витаминнар беренче ярдәмче булып тора. Шул ук вакытта иң күп С витамины, цитруслы җиләк-җимешләрдә түгел, ә тозлаган кәбестәдә һәм болгар борычында була икән.

“Күпләр цитруслылар — С витамины буенча чемпион, дип саный. Чынлыкта бу алай түгел, болгар борычында яки тозлы кәбестәдә С витамины шактый күбрәк. Аларда С витамины әфлисундагыга караганда 10 тапкыр күбрәк”, — дип белдерә табиб-диетолог.

Ә профессор сүзләренчә, тозлы кәбестә шулай ук эчәклек микрофлорасына ярдәм итә торган табигый пробиотик та булып тора.

“Югары гипертонияле, гәүдә авырлыгы артык булган кешеләргә мондый кәбестәне тоз кулланмыйча ашарга мөмкин. Бу очракта аны нарат җиләге, мүк җиләге кушып ясалган рецептлар буенча әзерләргә була”, — дип киңәш итә табиб.

Фото:  pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев