Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Сөюне һәм бәхетне... тапочкалар китерә ала!

Кайбер гап-гади кагыйдәләрне үтәсәгез, тормышыгыз чәчәк атар!

Өйдә кия торган тапочкаларыгыз биек үкчәле булмасын, атлаганда тавыш чыгармасын. Югыйсә, өй иясен куркытырсыз, өегездән кот качар.

Тапочкаларыгыз туза башлау белән аларны яңага алыштырыгыз. Болай иткәндә алар яхшы энергия генә туплар.

Һәр гаилә әгъзасының үз тапочкалары булырга тиеш. Кунаклар өчен аерым тапочкалар тотыгыз, үзегезнекен бирмәгез. Тапочкагызны чит кеше кисә, сезгә аларның уңышсызлыклары, авырулар күчәргә мөмкин.

Тапочкаларыгыз бер генә төсле, сез яраткан төстә булсын.

Им-томнарга ышана торган булсагыз, тапочкалар ярдәмендә... мәхәббәткә ирешеп була икән! Моның өр-яңа тапочкалар алыгыз, аларны беркемгә дә күрсәтмичә өч көн яшереп тотыгыз. Өч көннән соң төнге уникедә ишегегезне ачып куегыз, тапочкаларны алып, кулларыгызга киегез һәм ишеккә түгел, ә өегез эченә каратып, болай диегез: “Сөйгәнем, яратканым, минем өчен яратылган кешем, тормышым, кил, көтәм!” Шулай туктап тормыйча өч тапкыр кабатлагыз. Бу ритуалны Ай тула башлаган вакытта эшләү хәерле.

Фото: pexels.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев