Сөял чыкса...
Кул-аяк бармакларыгызга сөял чыгып җәфалыймы? Шулай булса, түбәндәге киңәшләр сезнең өчен!
Әгәр сөял күптән түгел генә чыкса, кайнар суга аптека ромашкасы (2 өлеш), эт тигәнәге һәм юкә яфрагы (1 өлеш) салып, төнәтмә ясарга кирәк. Аңа 2 аш кашыгы чәй содасы өстәп, шуңа аякны тыгып утырырга киңәш ителә. Сөялне күбек таш (пемза) белән ышкып чыгарырга тырышыгыз.
Күптән чыккан сөялгә серкәдә тотылган, яки лимон сутында эшкәртелгән хәтфә (плющ) яфрагына төрелгән суган куегыз. Сөял йомшаргач, аны кечкенә, очлы эскәк белән алыгыз. Ләкин аның тирәсендәге тирене җәрәхәтләмәгез. Әгәр булдыра алмыйсыз икән, иң яхшысы - тире авырулары табибына, яки косметологка мөрәҗагать итегез.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев