Суыткычта ревизия ясыйбыз
Бозылмасын дип күп кенә ризыкларны, җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне суыткычка куярга тырышабыз. Арада салкынны яратмаганнары да бар икән.
Аш бүлмәсендә мөһим урын алып утыручы суыткычны тутырырга яратабыз да инде. Ачып җибәрсәң, анда нәрсә генә юк! Кайбер хуҗабикәләр төрле консервалардан алып, икмәккә кадәр шунда саклый. Баксаң, кайбер ризыкларны суыткычка бөтенләй куярга ярамый икән.
Тропик җиләк-җимешләр суыткычта тиз бозыла. Яшел бананны анда куймагыз. Салкында ул өлгерми, түбән температурада торса, тәмле булмый. Бүлмә температурасында өлгерткәч кенә, суыткычта саклану вакытын озынайтырга мөмкин.
Груша, алма бүлмә температурасында яхшырак саклана. Ташкабак, кабак, кавын суыкны яратмый.
Яшелчәләр дә суыткычны бик өнәми. Помидорлар анда тиз йомшара һәм тәмсезләнә. Сарымсак бөтенләй салкын һава яратмый, суыткычта тиз чери, яки кибеп бетә. Бәрәңгене дә анда сакларга тырышмагыз, аның крахмалы шикәргә әйләнә һәм тәме баллана.
Суыткычта икмәк саклаучылар ул анда яхшы саклана дип уйласа да, бу бик дөрес фикер түгел. Югары дымлылык нәтиҗәсендә икмәк тиз күгәрә һәм үзенә тәмсез исләр сеңдерә.
Ә зәйтүн маен бөтенләй караңгы урында, өй температурасында сакларга киңәш ителә . Юкса, әче тәм керә, файдасы кими. Шулай ук, суыткычка төрле аштәмләткечләрне, чәй, кофе, шоколадны да куярга киңәш ителми, ә менә соусларны савытын ачкач кына анда урнаштырырга кирәк.
Базиликның суыткычта яфраклары шиңә, хуш исе бетә.
Барыбыз да яратып ашый торган балны да суыткычта тотарга ярамый. Ул анда файдалы сыйфатларын югалтачак.
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев