Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Су эчеп интекмәгез

Тәүлегенә ике литр ярым су эчәргә кирәк дигән сүзләр дөреслеккә туры киләме?

Бу универсаль норма түгел, азрак эчәргә була, ди табиб-терапевт, «Доктор янәшәдә» медицина сервисы консультанты Мария Сергеева.

 

Әгәр кешегә эссе һәм ул сусый икән, суны ихтыяҗдан чыгып эчәргә кирәк – үзеңне чикләргә кирәкми. Әмма көненә кимендә сигез стакан су эчәргә кирәк дигән киң таралган миф һәрвакыт урынлы түгел, организм кирәкле сыеклыкны башка продуктлардан да ала.

 

«Су балансын ризык (җиләк -җимеш, яшелчә, ашлар һ.б.) ярдәмендә дә тулыландырырга мөмкин, шуңа күрә сигез стакан су турында киңәш – универсаль түгел, һәр кеше өчен сыеклык нормасы индивидуаль», – дип белдерде табиб.

 

Өстәмә сыеклыкны шулай ук чәй, сок яки компот кулланып алырга мөмкин, дип ассызыклады белгеч.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев