Рассада савытындагы күгәрек гөмбәсеннән ничек котылырга?
Корица күгәрек гөмбәсенә каршы табигый чара булып санала.
Яз көне бакчачылар кечкенә контейнерларга орлык чәчеп, рассада үстерергә керешә. Тик үсемлек савытлары кырыйларына күгәрек — сапрофит гөмбәсе чыга башлый. Гөмбә чыгу үсемлек савытына яктылык җитми, һава алмашы начар дигән сүз.
Күгәрекне бетерү өчен, туфракның өске катламын алып ташларга кирәк. Аннары корица сибәргә була. Корица — табигый фунгицид, гөмбәләргә каршы чара булып санала.
Савытларны кояшлы урынга куегыз, туфрак кипкәнче, берничә көн су сипми торыгыз.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев