Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Пычранып каткан табаны ничек ялтыратырга?

Металл савыт-сабага май катып, ябышып, бөтенләй пычранып беткәч, чыгарып ташламый торыгыз.

Пычранган таба һәм кәстрүлләрне чистартуның җиңел генә юлын киңәшләр сайтында яздылар.

Моның өчен кирәк әйберләр:

  • нашатырь спирты,
  • чүп сала торган пакет, ныграгын алыгыз,
  • перчатка һәм битлек.

Чүп сала торган пакетта бер тишек тә булырга тиеш түгел.

Пычрак савытны пакетка салабыз.

Нашатырь спиртын суламас өчен - битлек, кулларны саклау өчен перчатка киябез.

Пычрак таба салынган пакет эченә 50-100 грамм нашатырь спирты салабыз (спиртны савыт зурлыгына карап алабыз).

Пакетны нык итеп бәйлибез. Тагын берничә пакет кидерәбез. нашатырь полиэтилен аша чыкмаслык булсын.

Сак кына итеп, пакетны селкеткәлибез. Нашатырь спирты савытның барлык урыннарына да тисен. 

Аннары савыт салынган пакетны балконга яки чоланга чыгарып, бер төнгә калдырып торабыз. 

Икенче көнне иртән савытны пакеттан алабыз һәм губка белән чистартабыз. Табага каткан май һәм башка пычрак җиңел генә кубып төшә.

Нашатырь спирты һәм пычрак эзләре төшеп беткәнче, яхшылап чайкыйбыз.


Фото: yandex.ru

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/06-05-2020/pychranyp-katkan-tabany-nichek-yaltyratyrga-5740530

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев