Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Пилмәнне кемгә ашарга ярамый?

Пилмән – Россия халыкларының популяр һәм ярата торган ризыкларының берсе. Әмма аны һәр кешегә дә ашарга киңәш ителми.

Терапевт, кардиолог Азизхон Аскаров сүзләренчә, пилмәнне атнага берничә тапкыр ашарга рөхсәт ителә.

Әмма чамасын белергә кирәк. Тарелкада 200-400 грамм пилмән булса, шуннан артыгын кулланмау хәерле. Мондый ризыкны файдалы яшелчәләр, яшелчә салатлары  белән бергә ашау хәерле. Винегрет, кәбестә, кыяр, помидорлар, яшеллек яхшы булачак. Болар организмга пилмәнне эшкәртергә ярдәм итәчәк.

Пилмәннең тышында камыр, эчендә ит. Бу исә күп калорияләр дигән сүз. Ит үзе хайван аксымына һәм холестеринга бай. Әлеге ферментларны безнең бавырыбыз эшкәртә. Пилмәне күп ашаган очракта бавырда май җыелырга һәм гепатоз булырга мөмкин. Пилмән белән бергә алкоголь, тозлы, маринадлы  ризыклар да куллансаң, гипертония, атеросклероз һәм хәтта шикәр авыруы килеп чыгарга мөмкин, – дип кисәтә табиб.

Шуңа да пилмән кебек туклыклы ризык ашаганнан соң физик активлык күрсәтергә (гимнастика, фитнес, җәяүләп йөрү) кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/pilmnne-kemg-asharga-yaramyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев