Пакетта пешерә торган ярмаларны ашау зыянлымы?
Пешергәндә, полипропилен җылына.
Пакет белән пешерелә торган ярмаларны азык-төлек пластигына салалар. Бу – җылылыкка чыдам азык-төлек полипропилены. Җылыткан очракта да, ул кеше сәламәтлеге өчен зыянлы түгел дип санала. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Азык-төлек сала торган контейнерларны да шундый пластиктан ясыйлар. Аларны микродулкынлы мичкә куярга да ярый. Шулай ук савыт-саба юа торган машинада югары температурада юарга да була.
Шулай итеп, пакетлы ярмаларны пешереп ашау зыянлы түгел, диелә хәбәрдә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев